news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәүдә үзәкләрендә казанлылар кандагы шикәр дәрәҗәсен бушлай тикшерә алачак

Казан халкы кандагы шикәр дәрәҗәсен шәһәрнең ике сәүдә үзәгендә бушлай тикшерә алачак.

23 майда медицина хезмәткәрләре шәһәр халкын Җиңү Проспекты, 141 нче йорт адресы буенча, ә 24 майда Петербург урамы, 1 нче йорт адресы буенча көтәчәк. Ике мәйданчык та 10:00 дән 18:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Профилактик акция Татарстанда «Шикәр диабеты атнасы» кысаларында уза. Чара ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылды.

Моннан тыш, 18 һәм 19 май көннәрендә 20 нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең бүлекләрендә «Шикәр диабетына каршы көрәш» дигән темага лекцияләр узачак, алар тәмамланганнан соң тыңлаучылар кандагы шикәр дәрәҗәсен тикшерә алачак.

18 майда лекция 14:30 сәгатьтә Сахаров урамы, 23 (3 нче кат, актлар залы) адресы буенча узачак.

19 майда берьюлы берничә очрашу була. Лекция 14:30 сәгатьтә Х.Бигичев урамы, 13 адресы буенча урнашкан 11 нче номерлы хатын-кызлар консультациясендә узачак, 15:30 да – Вознесение бистәсендә (Грачиная урамы, 50а). 16:30 сәгатьтә табиб-эндокринологлар шәһәр халкын Ломжа урамы, 5 адресы буенча көтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100