Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сату өчен торакка хуҗа булу вакыты кыскартылды
Элегрәк торакларына биш елдан артык вакыт хуҗа булсалар, аны сатучылар НДФЛ түләми иде.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 1 гыйнвардан башлап, НДФЛ түләүдән качарга мөмкинлек бирүче бердәнбер торак белән идарә итү срогы биш елдан өч елга кадәр киметелде. РФ Салым кодексына кертелгән тиешле үзгәрешләр законлы көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Моңа кадәр хуҗалар торак сатканда, әгәр аңа биш елдан артык хуҗа булсалар, алган акчалардан физик затлар керемнәре буенча салым түләми иде. Шул ук вакытта торакны бүләк итү килешүе буенча яки якын туганнарыннан мирас итеп алынган, шулай ук хосусыйлаштырылган күчемсез милек объектлары бу кагыйдәдән искәрмә булып торды.
Яңалык гражданнарга торак шартларын тизрәк яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, әлеге яңалык физик затлар арасындагы алыш-бирешләрдәге соры схемаларны куллану мөмкинлеген бетерергә тиеш.
Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, РФ Салым кодексына тиешле төзәтмәләр ил хөкүмәте тарафыннан әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз