news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шатлык» фольклор ансамбленә 25 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә оештырылды

17 декабрь көнне Мәскәүнең Милли-мәдәнияте үзәгендә эшләп килүче «Шатлык» фольклор ансамбленә 25 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә оештырылды.

Чарада ансамбльне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров исеменнән сәламләп, истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

«25 еллык иҗат юлы фольклор сәнгатьтә аеруча зур фидакарьлеккә тиң. Татар халкының мәдәни мирасын саклауда сезнең хезмәтегез бәһасез, зур рәхмәт сезгә», – диелде котлауда.

Чарада Сара Садыкованың кызы, мәшһүр биюче Әлфия Айдарская да катнашты. Ул үзәкнең китапханә фондына Сара Садыкованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китаплар бүләк итте.

«Шатлык» фольклор ансамбленә 25 ел тулды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100