Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Рамазан чатыры» оештырган Татарстан кичәсенә 400дән артык кунак җыелачак
«Рамазан чатыры» мәдәни-хәйрия проекты кысаларында Татарстан Республикасының традицион кичәсе быел 12 мартта уза. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республиканың Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.
Чарага 400дән артык кунак чакырылган. Алар арасында танылган сәясәтчеләр, руханилар, табиблар һәм галимнәр, дипломатлар, Россия республикалары һәм БДБ илләре делегацияләре, хәрби җитәкчеләр, Россия Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, шулай ук мәдәният, сәнгать эшлеклеләре һәм спортчылар бар.
Ел саен Татарстан кичәсенә төрле дәүләтләрнең илчеләре һәм 30дан артык дипломатик миссия вәкилләре килә.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге мондый кичәләрне проект кысаларында 2010 елдан бирле үткәрә. Быел программа Казанга ислам дөньясының мәдәни башкаласы дигән мактаулы исем бирелүгә багышланган. Аның мәдәни өлешен, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы әзерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз