news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сасово татарларының Дини мирас форумы узды

Форумны Рязань өлкәсенең Сасово шәһәре җирле татар-мәдәни автономиясе үзәге шәһәр хакимияте булышлыгында үткәргән.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Рязань өлкәсенең Сасово шәһәрендә “Сасово татарларының дини мирасы” мәгълүмәти-агарту форумы булып узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумны Рязань өлкәсенең Сасово шәһәре җирле татар-мәдәни автономиясе үзәге шәһәр хакимияте булышлыгында муниципаль шәһәр үзәгенең конференция залында үткәргән.

Форум эшендә Казан, Мәскәү, Рязань галимнәре, шулай ук Сасово, Рязань, Касыйм, Темников, Сарански татар иҗтимагый оешма активистлары, шәһәр һәм район хакимияте вәкилләре катнашкан.

Сасово шәһәре җирле татар-мәдәни автономиясе рәисе Нургаяз Гарипов тәбрикләү сүзе белән чыккан. Бөтендөнья татар конгрессы Милли совет әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, шулай ук Рәшид Бултачеев докладлары тыңланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot