news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сасово шәһәре татарлары өчен форум узачак

Форум эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзалары да катнашачак.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Рязань өлкәсе Сасово шәһәрендә “Сасово(Цна) татарларының рухи мирасы” исемле мәгълүмати-агарту форумы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумны “Рязань өлкәсенең Сасово җирле татар милли-мәдәни мохтарияте” иҗтимагый оешмасы уздыра.

Форум эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы Д.М.Исхаков, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты аспиранты М.М.Акчурин катнаша.

Чара җирле татарлар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән тәмамланачак. Концертта Сасово районы Бастан авылы мәдәният йортының “Гөлбустан” ансамбле; Ирмишин районының Әҗе авылы мәдәният йортының “Әпипә” бию төркеме, Касыйм шәһәренең “Умырзая” ансамбле солисты Ильмира Үмәрова, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе студенткасы Диана Ембулатова катнаша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot