news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шашлык ашыйсыгыз килә икән, кафега барыгыз: Май бәйрәмнәрендә кемгә штраф яный?

Республикада 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.

Шашлык ашыйсыгыз килә икән, кафега барыгыз: Май бәйрәмнәрендә кемгә штраф яный?
Республикада 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан янгын сүндерүчеләре өчен кызу чор башланды. Бүгенге көндә алар тәүлегенә 20шәр тапкыр чакыру буенча чыга. Янгыннарның төп сәбәбе – бакча участокларында, ишегалларында һәм басуларда коры үлән яндыру. Тиздән исә халык табигатькә һәм дачаларга агылачак май бәйрәмнәре дә җитә.

Утсыз төтен булмый

Гадәттәгечә, бу чорда республикада янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу вакытта коры үлән яндыру гына түгел, ачык утта ризык әзерләү дә тыела. Быел әлеге режим 25 апрельдән 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Чикләүләр һәм кагыйдә бозучыларга янаган штрафлар турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе күзәтү һәм профилактика эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков сөйләде.

«Республикада янгын очраклары кинәт артты. Бу кешеләр табигатькә чыгу, бакча йортларында җыештыру эшләре белән шөгыльләнә башлау белән бәйле. Янгын сүндерү бүлекчәләре көн саен табигать янгыннарын сүндерергә чыга. Тәүлегенә 20шәр янгын очрагы теркәлгән көннәр дә була», - дип билгеләп үтте Садыйков.

Табигать янгыннары саны аеруча Казанда, Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Тукай һәм Лаеш районнарында арткан

Фото: © «Татар-информ»

Табигать янгыннары саны аеруча Казанда, Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Тукай һәм Лаеш районнарында арткан.

«Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре узган елгы уңыш калдыкларын җыеп алыр урынга ут кына төртә. Мондый очракларны без бик тиз ачыклыйбыз, гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла. Мондый очраклар турында уяу гражданнар да хәбәр итә, термонокталарны ачыклаучы спутник системалары да ярдәм итә», - диде спикер.

Янгын сүндерү бүлекчәләре көн саен табигать янгыннарын сүндерергә чыга

Фото: © «Татар-информ»

Кагыйдәләр нигезендә, дача участогында коры үләнне тирәнлеге 30 сантиметрдан ким булмаган чокырда яисә металл капкач белән ябыла торган, күләме ким дигәндә бер кубометр булган тимер савытта яндырырга рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта чокыр йорт һәм башка корылмалардан 15 метр, яфраклы һәм ылыслы урманнан 30ар метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш. Тимер савыт кулланганда ара ике тапкыр азрак булырга мөмкин. Ләкин янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта участокларда коры үлән һәм чүп-чарны рөхсәт ителгән ысуллар белән дә яндырырга ярамый.

«Шашлык ашыйсыгыз килә икән, кафега барып ашагыз»

Шашлык пешерүгә килгәндә, чикләүләр аерым категорияләргә генә кагыла.

«Янгын куркынычы югары булган урман массивларына якын урнашкан торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм балалар лагерьләрендә ачык утта ризык әзерләү тыелган. ТР Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган исемлеккә 121 торак пункт, 86 бакчачылык ширкәте һәм 20 балалар лагере кертелгән. Әгәр сезнең бакча йорты урнашкан бакчачылык ширкәте бу исемлектә юк икән, йорт яныннан 5 метр ераклыкта махсус мангалларда ризык әзерләргә ярый», - дип аңлатты Айрат Садыйков.

Янгын чыгу куркынычы югары булган торак пунктлар исемлегенә Казан, Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләре кергән. Моннан тыш, исемлеккә Түбән Кама районыннан ике авыл, Тукай районыннан өч авыл кертелгән. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре исә куркыныч зонасына кермәгән.

Ут белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный

Фото: © «Татар-информ»

«Тыелган зона»га кергән шәһәрләрдә яшәүчеләргә үз участокларында яки табигатьтә шашлык пешерү катгый рәвештә тыела. Шул ук вакытта чикләү кафе-рестораннарга кагылмый, дип искәртте спикер. Шашлык ашыйсыгыз килә икән, кафега барып ашыйсы була.

Садыйков әйтүенчә, янгынга каршы махсус режимның үтәлешен патруль төркемнәре контрольдә тотачак.

Ут белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный. Гадәти вакытта штраф гражданнар өчен 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр өчен 40 мең сумнан 60 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф каралган. Махсус режим гамәлдә булган вакытта штраф күләме 1,5-2 тапкырга арта.

Евгения Черноусова, «Республика Татарстан»

news_right_1
news_right_2
news_bot