news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарытауның Милли татар гимназиясе Идел буе халыкларына багышланган төбәкара фәнни җыен ача

Тәүге тапкыр төбәкара дәрәҗәдә үткәрелүче конференциядә Татарстанның Лаеш районы мәктәпләре, Казанның Ф.Аитова исемендәге 12нче гимназиясе дә катнаша.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Сарытауның Милли татар гимназиясе беренче тапкыр быел 4 февральдә мәктәп укучыларының “Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференциясен уздыра. Моңа кадәр бу конференция өлкә күләмендә генә үтә иде, ә быел анда башка төбәкләрдән дә мәктәп укучылары катнашачак. Туган як тарихын өйрәнүгә багышланган конференция Сарытау өлкәсе Мәгариф министрлыгы, П.Столыпин исемендәге Идел буе идарә институты һәм Татар төбәк милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән оештырыла, дип хәбәр итә татар гимназиясе.

Сарытауда данлыклы Милли татар гимназисе 1996 елдан, шәһәрнең 1992 елда нигез салынган 35нче милли татар мәктәбе базасында ачылып эшләп килә. Бүгенге көндә укыту рус телендә алып барыла, төп дәресләрдән тыш гимназиядә татар теле, татар әдәбияты, дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре укытыла. Гимназия үзенең чыгарылыш укучылары 100 процент югары уку йортларына укырга кереп бара, дип белдерә. Россиянең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Зәкия Саласкина җитәкчелегендәге гимназия Казанның 14нче гимназиясе белән хезмәттәшлек итә.

“Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният” төбәкара конференциясендә Сарытау өлкәсе, Самара өлкәсе, Татарстаннан 7-11 сыйныф укучылары катнашачак. Конференциянең тантаналы ачылышы Идел буе идарә институты бинасында көтелә. Фәнни җыенның эше “Идел буе тарихы”, “Хәрби-патриотик тематика”, “Идел буе халыклары фольклоры һәм этнографиясе”, “Татар теле һәм әдәбияты”, “Әдәбият белеме”, “Мәдәният белеме” кебек секцияләрдә үткәреләчәк. Һәм нәтиҗәдә, югары уку йорты, татар гимназиясе мөгаллимнәреннән торган жюри һәр секциядә иң яхшы фәнни-тикшеренү эшләрен билгеләячәк. Җиңүчеләргә Саратов Мәгариф министрлыгының Димломнары тапшырылачак.

Татарстаннан Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе, шул ук районның Имәнкискә авылы урта мәктәбе, Ташкирмән авылы төп белем бирү мәктәбе, Казанның Ф.Аитова исемендәге 12нче гимназиясе укучылары татар чәе, татар милли киемнәре-калфаклары, Татарстанда гына үткәрелә торган “Каравон” рус фольклор фестивале, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре, керәшеннәр кушкан рус исемнәренең үзенчәлекләре турында докладлар ясаячак. Сарытау өлкәсе укучылары да татар милли йолалары һәм бәйрәмнәре, татар милли ризыклары турында тикшеренү эшләре белән таныштырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100