news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарытауда укытучыларны котладылар
Бәйрәм тантанасында өлкәнең 16 милли-компонентлы мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелган иде
Скопировать ссылку
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров Сарытауда булып, укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы кичәдә катнашты.
Шәһәрнең татар гимназиясендә узган бәйрәм тантанасында өлкәнең 16 милли-компонентлы мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелган иде. Аны өлкәнең татар милли мәдәни автономиясе оештырды. Кичәне гимназия укучылары “Сине данлыйбыз укытучым” дигән шигъри композиция белән башлап җибәрделәр. Сарытау өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәте исеменнән укытучыларны өлкәнең мәгариф министры Михаил Горемыко котлады. Шулай ук, бәйрәм табынына җыелган мөгаллим, мөгаллимәләрне өлкәнең мәдәният министры урынбасары Наталья Терешина, милли сәясәт һәм җәмәгать элемтәләре комитеты рәисе Елена Каштанова, Сарытау өлкәсе халыклары Ассамблеясе рәисе Сергей Наумов һәм башка рәсми кешеләр котлады. БТК БК рәисе Ринат Закиров, балаларга ана теле һәм әдәбиятына карата хөрмәт һәм ярату тәрбияләгәннәре, милләткә хезмәт иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Бәйрәм кичәсе концерт номерлары белән бергә үрелеп барды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2