news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарытауда татар теле курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырыла

Туган тел буенча дәресләр 2 айга исәпләнгән.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Сарытауда яшәүче милләттәшләребез өчен 9 апрельдән татар теле курслары эшли башлый. Анда олылар да, балалар да йөрергә хокуклы. 
 
Бу хакта Сарытау татар яшьләре иҗтимагый оешмасы хәбәр итә. 
 
Курслар ике ай дәвам итәчәк. Аны тәмамлаучыларга ахырдан таныклык тапшыру күздә тотыла. 
 
Дәресләр, күп очракта, гаммәви булачак һәм уеннар, әңгәмәләр рәвешендә барачак. 
 
Урыннар саны чикләнгән. Төркемгә бары 10 кеше генә алына. Беренче дәрес бушлай, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot