news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Сарытауда “Шәрыкның тылсымлы серләре” дигән күргәзмә ачыла
Ул иран мәдәнияте һәм сәнгатенә багышлана
Скопировать ссылку
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Бүген Сарытау өлкәсенең туган якны өйрәнү музеенда “Шәрыкның тылсымлы серләре” (“Волшебные тайны Востока”) дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ислам РФ сайты хәбәр итүенчә, анда иран сәнгате турында күләме экспозиция белән танышырга мөмкин булачак. Күргәзмә Иран Ислам Республикасының Россиядәге Илчелеге каршындагы мәдәният вәкиллеге ярдәме белән, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла һәм 30 июньгә кадәр эшләячәк.
“Шәрыкның тылсымлы серләре” күргәзмәсенә килүчеләр иран каллиграфлары тарафыннан башкарылган, бизәкләп эшләнгән 5 Коръән китабының күчермәләрен, ефәктән тукылган келәмнәр, иран осталарының бүгенге көнгә караган каллиграфия эшләре, исхафан сәнгать мәктәбенең бай коллекциясе белән таныша ала.
Моннан тыш, күргәзмә кысаларында “Мөселман гаиләсе” дигән фотокүргәзмә, иран кинофильмнары тәкъдим ителә. “Ожерелье пэри: по мотивам путешествия в Иран” дигән документаль фильм, шулай ук журналист һәм сәнгать белгече Алена Сластихинаның мөселман киемнәре коллекциясе дә чарага килүчеләрдә кызыксыну уятмый калмас, диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot