news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"СарыТау татар егете -2018" бәйгесендә Раил Исхаков җиңү яулаган

Жюрины ул спорт ярышларында чыдамлылыгы, татар мәдәниятен яхшы белүе, тыйнаклыгы белән җәлеп иткән.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Узган шимбәдә, ягъни 21 апрель көнне Сарытауда "СарыТау Татар Егете -2018" бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар. 
 
Сарытау татар яшьләре оешмасы хәбәр итүенчә, әлеге исем өчен 6 егет ярышкан. Алар арасында скрипкада уйнап яисә җырлап, жюрины таң калдыручылар да булган. "Татар егете" исеменә исә Раил Исхаков лаек булган. Жюрины ул спорт ярышларында чыдамлылыгы, татар мәдәниятен яхшы белүе, тыйнаклыгы белән җәлеп иткән. 
 
"Минем өчен җиңү мөһим түгел иде. Иң мөһиме - мондый бәйгеләр татарларның тормышында чагылыш таба. Барлык катнашучылар да бик тырышты һәм шәхси үрнәгебездә татар егетен нинди булырга, аның ничек үз милләтен яратырга, аның белән горурланырга һәм милләте өчен җаваплы булырга тиешлеген күрсәтергә теләде", - ди Раил Исхаков. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100