news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарытау өлкәсе һәм Татарстан предприятиеләренең Эшлекле элемтәләр биржасы ачылды

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Сарытауда сәфәрдә

(Сарытау, 16 октябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Сарытауда сәфәрдә.
Татарстан Республикасының эшлекле даирәләр һәм рәсми затлар катнашындагы Сарытау өлкәсенә икътисадый миссиясе кооперацияне, төбәк җитештерүчеләренең партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү һәм яңа базарларга чыгу юлын эзләүдән гыйбарәт.
Сәфәр кысаларында Сарытау өлкәсе һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең Эшлекле элемтәләр биржасы ачу тантанасы булды. Биржа көне буе эшләячәк, анда Сарытау өлкәсе һәм Татарстан Республикасы эшлекле даирәләренең ике яклы очрашулары узачак.
Биржа ачу тантанасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов 2002 елда Татарстан белән Сарытау өлкәсе арасында икътисади хезмәттәшлек турында килешү төзелгән булуын, билгеләп үтте. Бу елларда төбәкләр арасындагы тауар әйләнеше үсеш алган һәм 2008 елда 6 млрд. сумга җиткән. Бүгенге визит кысаларында имзаланган килешүләр ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен этәргеч булачак. Министр Сарытау өлкәсе җитәкчелегенә җылы кабул иткәннәре һәм инвестиция проектларына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Биржаны ачу тантанасында Татарстан Республикасы һәм Сарытау өлкәсенең Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында Килешү имзаланды. Документка Сарытау өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы өлкән вице-президенты Юлия Назарова һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев кул куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100