news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарык үрчетү, продукцияне сату буенча программа гамәлгә ашачак – Ришат Хәбипов

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сарык асраучыларга ярдәм йөзеннән махсус программа булдырылачак диде.

Сарык үрчетү, продукцияне сату буенча программа гамәлгә ашачак – Ришат Хәбипов
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Авылларда сарык асраучылар елдан-ел кими бара, сарык көтүләре юк. Моның сәбәбе сарык итенә ихтыяҗ булмау, йон һәм тиренең бәясе арзан булуга бәйле. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов җиткерде. 

"Авыл җирендә элек-электән йон сарыклары асралган. Алар ит өчен түгел, йон кырку өчен үстерелгән. Мондый сарыктан сөяге-ние белән 18 килограмм ит чыга. Хәзер сарыкны елга бер тапкыр Корбанга чалабыз. Авыл җирендә сарык тере суыткыч дип атала, ит беткән саен сарык чалалар иде. Суыткыч булмаган заманнарда бу. Суыткычлар барлыкка килгәч, кеше сарык асраудан бизә башлады. Чөнки итне суыткычта сакларга була", – дип сөйләде Ришат Хәбипов.

Министр урынбасары сүзләренчә, сыер асрый алмаган кеше сарык үрчетергә мөмкин. Әмма аннан табыш алу турында максат куярга кирәк.

"Элекке елларда халыкка сарыкларны каплату өчен токымлы тәкәләр тараттык. Хәзер 50-60 килограмм ит бирә торган сарык токымнарын республикага кайтару буенча эшләргә кирәк. Уйлап карагыз, үгезне ел ярым үстерергә кирәк. Сарыкны 4-5 ай. Отыш зур. 10 сарык үстерсәң, 500 килограмм ит, дигән сүз. Чагыштыру өчен: ел ярым үстерелгән үгез 250 килограмм ит бирә. Сарык үрчетү буенча бу программа инде эшләнелә. Кош-корт асраучыларга да республика тарафыннан ярдәм юк иде. Аны бюджет күләме һәм халыкның бу эшкә алынырга теләве, әзерлегеннән чыгып гамәлгә куябыз. Киләчәктә сарык үрчетү, продукцияне сату буенча аерым программа тормышка ашачак", – диде ул.

Ришат Хәбипов сарык йонының килограммы 10 сумнан һаман артмавының сәбәбен дә аңлатты.

"Сарык йонына ихтыяҗ кими бара. Элек тун, шинель, итек, шәл, шарф – барысы да сарык йоныннан эшләнә иде. Хәзер аңа ихтыяҗ юк, мануфактура ясалма чималга күчеп бетте. Шулай да базар мөнәсәбәтләрендә күпмедер урын табып, үзебезнең продукцияне җитештерү һәм сатуны оештырырга кирәк безгә", – диде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100