news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәрык клубында татар театры һәм каллиграфиягә багышланган лекция була

Лекторлар - сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова һәм рәссам Хәмзә Шәрипов.

Иртәгә 13.30 сәгатьтә «Шәмаил Art. Татар каллиграфиясе һәм заманча рәсем сәнгате» курсының икенче модуле була. Чара Шәрык клубы (Татарстан урамы, 8) бинасында уза.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова татар театры, плакат сәнгате һәм каллиграфия турында сөйләячәк. Рәссам Хәмзә Шәрипов «Каллиграфия сәнгате: кытай-япон, мөселман һәм Европа дөньялары» темасына чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте.

Курслар түләүсез, анда һәркем катнаша ала. Катнашучыларга шушы сылтамага басып теркәлү сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot