Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәрык клубында «СүзДәш» сәхнә теле дәресләре узачак
Бүген, 22 сентябрьдә, 19:00 сәгатьтә Шәрык клубында «СүзДәш» сәхнә теле дәресләре уза. Чарага яхшы сөйләшергә, халык алдында чыгыш ясаудан куркудан котылырга һәм үзен халык алдында тота белергә өйрәнергә теләүчеләр чакырыла.
Курсларда катнашучылар:
- Дикциясен һәм артикуляциясен яхшыртачак;
- Сөйләмен сәнгатьле һәм эмоциональ үстерәчәк;
- Дөрес суларга һәм тавыш белән идарә итәргә өйрәнәчәк;
- Импровизация һәм текст белән эшләү техникасын үзләштерәчәк;
- Халык алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңә алачак.
Дәресләрне актер, ТНВ телеканалының алып баручысы, нәфис сүз остасы Данис Хисмәтуллин алып барачак.
Катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Дәресләр октябрьнең һәр сишәмбесендә 19:00 сәгатьтә үтәчәк
Яшь чикләве: 18+

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз