news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәрык клубында Музей көне уңаеннан «Пәри башка, җен башкамы?» дигән лекция узачак

16 майда 18:00 сәгатьтә Шәрык клубында Музей көне уңаеннан «Татар ядкарьләре» проекты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәровадан «Пәри башка, җен башкамы?» дигән лекция узачак. Бу хакта Шәрык клубы телеграм-каналында хәбәр итә.

Лекциядә күтәреләчәк темалар:

  • Татар акылында пәри һәм җеннең барлыкка килүе;
  • Пәри һәм җеннең үзенчәлекләре;
  • Аларның кешегә мөнәсәбәтләре һәм кешенең җен-пәриләргә мөнәсәбәте.

Керү бушлай. Теркәлү мәҗбүри.

Фото: Шәрык клубы

news_right_1
news_right_2
news_bot