Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәрык клубында «Моңлы тарих» кичәсендә татар халык җырлары яңгырады
Шәрык клубында «Моңлы тарих» дип исемләнгән татар халык җырлары кичәсе булды. Кичәдә катнашучылар халык җырларын баян, гитара һәм фортепианога кушылып башкарды.
«Шәрык клубы»нда «Моңлы тарих» халык җырлары кичәсе быел март аенда башланып китте. Музыка көллиятен тәмамлаган кеше буларак, дуслар, якыннарны җәлеп итеп, чара оештыру теләге бар иде. Шуннан соң «Моңлы тарих» дигән исем белән кичәләр үткәрә башладык. Кичәләрнең темалары төрле, берсе икенчесен кабатламый. Классик, халык, ретро җырларыннан гына торган кичә дә үткәрдек, әйтик, Вафирә Гыйззәтуллина, Таһир Якупов, Сара Садыйковага багышланган кичәләр дә булды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә кичәнең оештыручысы Гөлдания Зиннәт.
Аның әйтүенчә, кичәнең исеме җисеменә туры килә. «Укыган вакытта бик күп җырлар җырларга туры килде, аларның мәгънәсе, килеп чыгышы, тарихы турында уйлана башладым. Җырны бу дөньяга китергән кешеләр нәрсә турында уйлаган микән? – дигән сораулар да тумады түгел. Анализлап, китапларны актарып утыра башлагач, кызыклы нәтиҗәгә килдем. Халык җырлары дигәч тә, алар безгә борынгы әби-бабалардан калган җыр булып тоела. Чынлыкта исә, хәзер җырланган күпчелек җырлар XX гасырда гына барлыкка килгән», - диде ул.
«Моңлы тарих» кичәсендә Татарстан Республикасының атказанган артисты Ирек Кашапов, Ләйсән Ихсанова, Гөлназ Гарифуллина, Рүзәл Шакиров, Рузилә Исламова, Раушания Җиһангирова, Зилә Мөбәрәкшина, Самат Мөхәммәтҗанов, Зөһрә Вәлиуллина, Айбулат Харисов чыгыш ясады. Кичәнең алып баручысы Гөлназ Рәшитова җырларның язылу тарихын сөйләде.
«Җырчы Таһир Якуповны борынгы моңлы татар жырлары кызыксындырган. Бервакыт «Олы юлның тузаны» дигән яңа җыр табыла. Әмма эчтәлегенә туры килгән сүзләре бары бер куплет. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗанга мөрәҗәгать итә һәм ул аңа ике куплет язып бирә. Бу хәл Әстерханга гастрольләргә барган чакта була. Кичке концертта Әстерхан тамашачысы Таһир Якуповны өч тапкыр «бис»ка чакырган. Бу җырны беренче булып дөньяга Таһир Якупов алып чыкты һәм ул аның башкаруында эталон булып калды», - диде алып баручы.
Шәрык клубында аерым концерт Таһир Якуповның язмышына багышланган булган. «Ул җырчы буларак та, шәхес буларак та шундый бөеклеккә менгән, хәтта үз заманында Илһам Шакировны да уздырган. Әмма тормыш син теләгәнчә генә бармый. Кызганыч, Таһир Якупов авырлыкларны җиңә алмыйча арабыздан китеп барды. Һәркемнең сәләте бар, аны барларга, эшкәртергә кирәк. Ә менә кемгәдер Аллаһы Тәгалә сәләтне тумыштан ук бирә. Таһир Якупов та нәкъ шундый – сәхнә өчен туган кеше дип әйтә алам», - диде Гөлдания Зиннәт.
Концертта «Бондюг кызы Зиләйлүк» җыры да яңгырады. «1951 елда композитор Җәүдәт Фәйзи Бондюг шәһәренә бара. Элек Менделеевск шәһәре шундый исем йөрткән. Бондюгның мәдәният сараенда җыр һәм бию ансамблендә катнашучылар «Бондюг кызы Зиләйлүк» җырын ижат иткән. Җәүдәт Фәйзигә бу җырны ансамбльнең активисты Әшрәф Ахунов тапшырган. «Бондюг кызы Зиләйлүк» - Усман Әлмиев, Вафирә Гыйззәтуллина, Идрис Газиев кебек профессиональ җырчылар репертуарында да зур урын алды», - диде Гөлназ Рәшитова.
«Шәрык клубы турында без социаль челтәрләрдә мәгълүмат урнаштырсак та, безне белеп бетермәүчеләр бар. Шуңа күрә барлык тамашачыларны чакырып калабыз. «Моңлы тарих» концерты ике айга бер тапкыр үткәрелеп торачак. Бу концерт гадилеге белән җәлеп итә. Чыгыш ясаучылар – музыкаль белеме булган шәхесләр. Концертларыбызга даими йөрүче тамашачыларыбыз да бар», - диде чараның оештыручылары.
Кичәдә композитор, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең 123 еллыгын да искә алдылар. «Салих Сәйдәшев беренче сәнгать адымнарын нәкъ «Шәрык клубы»нда башлап җибәргән. XX гасыр башында татар мәдәниятенең үзәге булган «Шәрык клубы»на ул зур кызыксыну белән йөргән. 15 яшендә булачак композитор «Сәйяр» театр труппасы каршындагы инструменталь ансамбльдә уйнаган, фортепиано аша татар жырларын башкарган. Татар көйләренә импровизация ясаган Салих Сәйдәшев - татар музыка сәнгатендә чын новатор!» – дип сөйләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз