news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шәрык» клубында «Иске имлә» борынгы татар язуы курсы башлана

Казанның «Шәрык» клубында «Иске имлә» борынгы татар язуы курсы башлана. Курс татар халкының язма мирасын өйрәнергә, борынгы текстларны укырга һәм татар телендә язылган тарихи документлар һәм кулъязмаларны аңларга ярдәм итәчәк, дип хәбәр ителә «Шәрык» клубы телеграм-каналында.

Дәресләрдә катнашучылар:

  • иске татар язуының (иске имлә) нигезләрен үзләштерәчәк;
  • XIX — XX гасыр башы текстларын укырга өйрәнәчәк;
  • иске татар язма теленең лексик һәм грамматик үзенчәлекләре белән танышачак;
  • тарихи текстлар һәм кулъязмалар белән эшләү нечкәлекләренә өйрәнәчәк.

Курста катнашу өчен хәзерге татар телен тирәнтен белү таләп ителми: дәресләрдә татар телен яхшы белүчеләр дә, телне өйрәнә генә башлаучылар да катнаша ала.

Курсны Габдесаттар Мөнир Хәйрулла улы алып барачак.

Беренче дәрес 18 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә була.

Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot