news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шәрык клубы»нда балалар өчен мастер-класслар узачак

Каникул вакытында «Шәрык клубы» интерактив мультимедия комплексында балалар өчен мастер-класслар узачак. Дәресләрне «Нәни куллар» проекты кысаларында Камал театры артистлары үткәрә. Мастер-класслар татар телендә уза. Бу хакта Камал театры хәбәр итә.

27 март 15.00 – актерлык сәнгате буенча мастер–класс. Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов үткәрә.

28 март 15.00 – сәхнә теле буенча мастер-класс. Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Гәрәев үткәрә.

29 март 15.00 – сәхнә хәрәкәте буенча мастер – класс. Артур Шәйдуллин үткәрә.

30 март 15.00 – Рәсем сәнгате буенча мастер-класс. Эльвира Рафикова үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot