news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шәрык клубы»нда актер Ришат Әхмәдуллин белән иҗади очрашу була

«Шәрык клубы»нда актер Ришат Әхмәдуллин белән иҗади очрашу була
Фото: © «Татар-информ», Максим Кәримов

25 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә «Шәрык клубы» мультимедиа комплексында Татарстан Республикасының атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин белән иҗади очрашу узачак. Бу хакта «Шәрык клубы»ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге очрашу яраткан артистыгызга кызыксындырган сорауларыгызны бирергә, аның иҗаты белән якыннанрак танышырга, театр тормышының иң кызыклы мизгелләре турында белергә уникаль мөмкинлек! Урыннар чикләнгән, шуңа күрә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!» – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot