news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шәрык клубы» театрларга виртуаль экскурсиягә чакыра

«Шәрык клубы» театрларга виртуаль экскурсиягә чакыра
Фото: оештыручылардан

«Шәрык клубы» интерактив мультимедия комплексы Казан халкы һәм кунакларын ял итәргә чакыра.

Программада экскурсияләр, легендар татар концерт-спектакльләр видеоларын һәм кино карау тәкъдим ителә. Шулай ук, түбәндәге мультимедия экспонатлары белән танышырга мөмкин: «Вакыт елгасы» (экран-диварда театрның видеоелъязмасын карау), «Закулисье» тулыландырылган чынбарлыкның AR-буклеты (виртуаль грим, костюмнар, театр буенча виртуаль экскурсия), «Призрачный театр» (спектакль фрагментларын кабаттан тудыручы инсталляция), «Театр. Чор. Шәхес» (милли театр сәнгатен формалаштыруда күренекле шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында интерактив проекция китабы), «Пазл» (роль уйнаучы артистның фотосын җыю).

Экскурсияләр көн саен 13:00, 15:00, 17:00 һәм 19.00 сәгатьләрдә оештырыла. Билетларны Пушкин картасы белән дә алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot