Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәрык клубы «Моңлы тарих» музыкаль кичәсен Хәйдәр Бигичевка багышлый
26 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә Шәрык клубында «Моңлы тарих» музыкаль кичәсе Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, ТАССРның халык, РСФСР атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Хәйдәр Бигичевка багышлана.
«Хәйдәр Бигичев – татар, рус, дөнья классикасыннан опера партияләрен дә, халкыбызның борынгыдан килгән озын, моңлы, үзәкләрне өзгеч җырларын, мәшһүр композиторларыбыз иҗат иткән әсәрләрне дә бердәй югарылыкта башкарган күренекле шәхес. Бу кичтә сез Хәйдәр Бигичев репертуарында булган җырларны ишетә һәм җырчының иҗаты белән якынрак таныша алачаксыз. Чараның махсус кунагы – ТАССРның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева», – дип хәбәр итә кичәнең оештыручылары.
Кичәдә Руслан Габбасов, Зөлфия Сәфәргулова, Илдар Сафин, Гөлдания Зиннәтова, Рамил Вәлиев, Зөһрә Вәлиуллина, Гөлназ Гарифуллина, Рөстәм Егоров, Рәмис Габдулхаев, Ләйсән Ихсанова, Алмаз Әкбәров, Раушания Җиһангирова, Варвара Терехова, Татарстанның атказанган артистлары Әхмәт Кәримов, Руслан Баһадур катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз