news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәрык клубы Казан тамашачысын һәм республика кунакларын мәдәни чараларга чакыра

Шәрык клубы Казан тамашачысын һәм республика кунакларын мәдәни чараларга чакыра
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт акпдемия театры оркестры солестлары «Бердәм дөнья телендә. Яңа» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итә. Программада республикабызның яшь, талантлы, популяр композиторлары Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллина һ.б. әсәрләре яңгыраячак. Проектның авторы – Варвара Терехова. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – Данияр Соколов.

29 февральдә 19.00 сәгатьтә Шәрык клубында чираттагы «Моңлы тарих» музыкаль кичәсе бөек татар композиторлары Салих Сәйдәшев һәм Мансур Мозаффаровка багышлана. Алар үзләренең беренче музыкаль сәнгать адымнарын нәкъ «Шәрык клубы»нда башлап җибәргәннәр. Әлеге кичәдә композиторларның иҗат юлы белән якыннанрак танышып, матур җырлар тыңлап булачак. Махсус кунак – халыкара конкурслар лауреаты Руслан Габбасов. Кичәне Казан дәүләт мәдәният институты, Нәҗип Җиһанов исемендәге консерватория укучылары чыгышлары белән бизәр, дип хәбәр итә Шәрык клубы хезмәткәрләре.

2 мартта 17:00 сәгатьтә Шәрык клубында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗинаның музыкаль кичәсе узачак. Кичәдә Георг Фридрих Гендель, Вольфганг Амадей Моцарт, Сергей Рахманинов кебек классик композиторларның арияләре һәм татар халык җырлары, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина көйләре яңгыраячак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100