news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәрык базары» фестивалендә Африкадан «Мулуалем» төркеме дә катнашачак

«Шәрык базары» фестивалендә Африкадан «Мулуалем» төркеме дә катнашачак
Фотоны "Татар-информ" өчен «Мулуалем» мәдәният үзәге тәкъдим итте

Казанда «Шәрык базары» фестивалендә Африкадан «Мулуалем» мәдәният үзәге чыгыш ясавы хакында фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов хәбәр иткән иде.

«Мулуалем» мәдәни үзәге генераль директоры Гебремарам Йирга Алемайеху һәм Эфиопиядән башкару сәнгате бакалавры, культурология (фольклор) магистры Бахир Дар махсус «Татар-информ» өчен мәдәният үзәкләре турында мәгълүмат җибәрде.

«Мулуалем» мәдәният үзәге – Эфиопиянең Бахирдар шәһәрендә, Амхара төбәгендә урнашкан хөкүмәт оешмасы. Бу мәдәни учреждение музыка, театр һәм киноиндустрия белән белән шөгыльләнә. Аңа 1984 елда нигез салынган. Ул Амхара штатының тарихына һәм теленә игътибарны юнәлтү өчен оештырылган.

«Мулуалем» мәдәни үзәге – Эфиопия музыкасы һәм халык биюләре мәдәниятләре һәм традицияләре төрлелеген күрсәткән чыгышлары өчен танылу алган.

«Эфиопиянең бай мәдәни мирасы белән ил эчендә генә түгел, ә чит илләрдә дә уртаклаша, Судан һәм Һиндстан кебек урыннарда аудиториягә ирешә. Үзәк Эфиопия мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән бик күп музыкаль компакт-дисклар һәм театр куелышлары чыгарганнар. Аның эфиоп мәдәниятен үстерүгә бирелгәнлеге Эфиопия премьер-министрының ике дәрәҗәле бүләге белән билгеләп үтелә», – дип язылган «Мулуалем» тарафыннан «Татар-информ»га тәкъдим ителгән мәгълүматта.

«Мәдәни үзәк буларак, без һәрвакыт музыка ярдәмендә диалогны һәм үзара аңлашуны үстерергә омтылабыз. Безнең максат – коллегаларыбыз, артистлар, тамашачылар һәм мәдәният энтузиастлары белән безнең җирле җәмәгатьчелектә дә, халыкара аренада да конструктив элемтәләр урнаштыру. Без бу дулкынландыргыч чараның – «Казандагы Шәрык базары» фестиваленең бер өлеше булу һәм аның уңышына барлык мөмкин булган ысуллар белән үз өлешебезне кертү мөмкинлеген түземсезлек белән көтәбез», – ди алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100