news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең Сарсаз-Баграж авылы мәдәният хезмәткәрләре госпитальләргә эчке киемнәр тегә

Зәйнең Сарсаз-Баграж авылы мәдәният хезмәткәрләре госпитальләргә эчке киемнәр тегә
Фото:  Сарсаз-Баграж мәдәният йортыннан

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы мәдәният хезмәткәрләре госпитальләргә җибәрү өчен эчке киемнәр тегә башлады. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында язалар.

Мәдәният йортында «Туры җөй» тегү түгәрәге эшли. Биредә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Герасимова җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре яралыларга эчке киемнәр тегә. Бүгенге көндә алар барлыгы 50 эчке кием әзерләгәннәр.

«Безнең халык элек-электән үзенең бердәмлеге белән аерылып тора. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән киңәшләштек тә, шушы эшкә алынырга булдык. Мәдәният йортыбызда тегү машиналары бар. Бүген әзер киемнәрне Зәйдә маскировкалау челтәрләре үрү пунктына илтеп бирәчәкбез. Алга таба үзебез кисеп, үзебез тегәргә планлаштырабыз», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot