news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманның Яхшыбай авылында Алма бәйрәменә төрле ризыклар пешереп сыйлаганнар

Сарманның Яхшыбай авылының бөтен урамнары да Мирная дип аталса да, халык телендә дүрт урамның да үз исеме бар. Кәҗә урамы (Кәкре урам), Югары оч, Түбән оч, Аръяк урамы. Менә шул урамнар арасында кунакка чакырышу - урам бәйрәмнәре башланып китте. Бу хакта «Сарман» сайты хәбәр итә.

Иң беренче итеп Кәҗә урамы үзенә кунаклар җыеп, Алма бәйрәме уздырды. Алмадан нинди генә ризыклар юк иде: алма кагы, пирогы, компоты, чәе, шарлотка, желе, бал салып пешерелгән алма, алма пиццасы, салаты, алма белән каймак пирогы һ.б.

Шулай ук алма турында җырлар, мәкальләр яңгырады, алма белән төрле уеннар уйналды, биюләр булды. Кыскача гына әйткәндә, күңелле кич утыру килеп чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot