news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманның «Тәүфыйк» мәчетендә балалар өчен остаханә эшли башлады

«70 төрле һөнәр» проекты кысаларында Сарман районы үзәгенең «Тәүфыйк» мәчетендә ир балаларны һәм кызларны төрле һөнәрләргә өйрәтү буенча остаханә эшли башлады. Моңа кадәр мәчет эчендә оештырылган түгәрәккә йөрүче балалар өчен яңа мөмкинлекләр ачылды.

Егетләр һәм кызлар аерым вакытларда шөгыльләнә. Ир балалар агачтан, тимердән, пластиктан төрле әйберләр, җиһазлар ясарга һәм ремонтларга, төрле төзелеш һәм төзекләндерү, электрик, эретеп ябыштыру һәм башка эшләргә өйрәнә. Кызларны тегәргә, бәйләргә, аш-суга, чүлмәк ясау кебек һөнәрләргә өйрәтергә җыеналар. Һәр һәнәрнең үз остазы була. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

«Монда бала коллектив белән эшләргә өйрәнә, эгоизм дигән нәрсә юкка чыгарга тиеш. Башкаларга карата хөрмәт, исраф итүгә каршы көрәш, хезмәтне хөрмәт итү, кадерләү кебек сыйфатлар да тәрбияләү - безнең максат», - диде мәчетнең имамы Илнур хәзрәт Сабуров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100