news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманның Ләке авылындагы керәшен приходы мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм җыйган

Сарман районының Ләке авылындагы Изге Апостоллар Петр һәм Павел чиркәвендә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюны оештырылган. Бу хакта «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.

«Без Ләке авылында Изге Апостоллар Петр һәм Павел чиркәве каршында эшли торган «Хәйрия склады» ярдәме белән мобилизацияләнгән егетләргә пижама, бандаж тектек, посылкалар әзерләдек. Авылдашлар акчалата, буш калай банкалар җыюда, парафин сатып алуда, шәмнәр ясауда һәм тегү эшендә ярдәм итте», – дип хәбәр итте гыйбадәтханәгә йөрүче керәшен прихожаннары.

Посылкаларны Зәй шәһәрендәге гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100