news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманның Күтәмәле авылында административ бина ачылды

Сарман районының Яңа Имән авыл җирлегендә зур вакыйга булды. Күтәмәле авылында «Җирлек башкарма комитеты бинасы төзелеше» республика программасы нигезендә төзелгән административ бина ачылды.

Тантанада республиканың Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның мактаулы гражданы - күренекле нефтьче, җирлекнең үсешенә зур өлеш керткән Миргазыян Таҗиев катнашты. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм чарасына авыл халкы, районның җирлек башлыклары да чакырулы иде. Иң элек тантанада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Республика җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясаган Әгъзам Гобәйдуллин да изге теләкләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев тә республика, район җитәкчелегенә, авыл халкына үз сүзен әйтте.

Ветеран укытучы Гөлүсә Маликова авылдагы уңай мохит хакында сөйләде. Кызыл тасма киселүгә, барысы да бинага уздылар, аның иркен матур бүлмәләрен карадылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100