news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманның "Старт" спорт мәктәбе укучылары республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

Сарман чаңгычылары арасында иң яхшы нәтиҗәне Дарья Горшенина күрсәтте һәм ике көндә дә I урынны яулады.

Сарманның "Старт" спорт мәктәбе укучылары республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар
sarman-rt.ru

(Сарман, 4 гыйнвар, "Татар-информ", "Сарман" ). "Старт" спорт мәктәбе укучылары Бөгелмә шәһәрендә СССР чемпионы халыкара спорт мастеры Рузалин Бакиев призына үткәрелгән чаңгы спорты буенча республика ярышларында катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге ярышларда барлыгы 300 дән артык 2003-2004 һәм 2005-2006 елгы кызлар һәм яшүсмерләр катнаштылар. Алар ирекле һәм классик стильдә узыштылар.

Сарман чаңгычылары арасында иң яхшы нәтиҗәне Дарья Горшенина күрсәтте һәм ике көндә дә I урынны яулады. Яшүсмерләр арасында Радмир Мифтахов – 3 һәм 4 нче, Даниил Насыйбуллин – 3 һәм 4 нче, Азалия Сабирова – 6 нчы, Булат Филатов – 8 нче, һәм Миләүшә Гатина 9 нчы урыннарны алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot