news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманның Мортыштамак мәктәбендә “Макулатура тапшыр–агачны коткар” бәйгесе үткәрелде

Нәтиҗәдә 75 кг күләмендә кәгазь җыелды.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", "Сарман"). “Экояз” республика акциясе кысаларында Сарман районының Мортыштамак мәктәбендә “Макулатура тапшыр –агачны коткар” бәйгесе үткәрелде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

Электән килүче гадәтләрне онытмыйча, сыйныфлар арасында макулатура җыю буенча ярышлар узды. Бу фикерне укучылар һәм аларның әти-әниләры белән берлектә укытучылар да хуплады.

Укучылар җыелган һәр килограммның агач гомерен саклап калганын, кәгазь эшләүдә җиңеллек тудырганын аңлап эш итәләр. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, газета-журналлар хәйран күп булып чыкты.
 
Нәтиҗәдә 75 кг күләмендә кәгазь җыелды. Ул кабул итү пунктына тапшырылачак, аеруча актив катнашучыларга грамоталар бирү каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100