Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сарманның Җәмигъ мәчетендә дини балалар мәйданчыгы эшли
"Бәрәкәт" дип исемләнгән әлеге балалар мәйданчыгына 3 яшьтән 7 яшькәчә 20 сабый йөри.
(Сарман, 25 сентябрь," Татар-информ", Чулпан Шакирова). Сарман район үзәгенең Җәмигъ мәчетендә балалар өчен "Бәрәкәт" мәйданчыгы эшли. Бүген "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Сарман районындагы күчмә утырышында делегатлар мәчет эшчәнлеге белән дә танышты.
"Бәрәкәт" балалар мәйданчыгына йөрүче балаларның күпчелеге дини гаиләдә тәрбияләнә. Монда җиңел димәс идем, бакча программасыннан тыш, балалар татар, рус, инглиз, гарәп телләрен өйрәнә. Мәктәпкә кергәндә алар хәреф танырга гына түгел, Коръән укырга да өйрәнә. Мәйданчыкта 3 яшьтән 7 яшькәчә 20 бала йөри", – диде Сәет хәзрәт (Рамил) Хәсәнов.
Балалар мәчеттә иртәнге 8дән 2гә кадәр була.
"Бала күбрәк әнисе янында булырга тиеш, алар монда дини белем алса, көннең икенче яртысында әнисе тәрбиясен ала", – ди оештыручылар.
Балалар мәйданчыгыннан тыш, мәчеттә җәйге һәм кышкы каникул вакытында "Шифа" профильле сменасы эшли. Анда икегә бүленеп, малайлар һәм кызлар аерым сменаларда шөгыльләнә. Шулай ук мәчеттә Коръән уку курслары да оештырылган.

Сүз уңаеннан, Сарман районы авылларында барысы 42 мәчет бар. Шуның икесе Сарман район үзәгендә. Тиз арада өченчесе дә сафка басачак.
Исегезгә төшерәбез, бүген Сарман районында "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы "Сөлге туе бәйрәме"ндә катнаша. Алар анда " Шәфкать" үзәгенең эшчәнлеге, " Татар Илеге" яр буе паркында районда яшәүче төрле милләт вәкилләре, аларның милли ризыклары белән танышты, сөлге чигү буенча дәресләр алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз