news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманның Җәлил бистәсендә яшәүчеләр начар истән зарлана

Җәлил бистәсенең Башкарма комитеты җитәкчесе, бу ис даими чыга калса, тикшерүләр үткәреләчәгенә ышандырды

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүчеләр сасы искә зарлана. Бу хакта социаль челтәрләрдә шикаятьләр бар.

“Безнең бистәдә начар ис. Каяндыр кошчылык фабрикасыннан калдыкларны бистә янына китереп ташлыйлар дип сөйлиләр. Бистәбез һәрвакыт саф урман һавасы белән дан тотты. Күпләр шул сәбәпле бирегә күченде”, - дип язалар. Автор белән теләктәш булучылар комментарийлар калдыра.

-Фатирны җилләтү өчен тәрәзәне ачасың, ә, өйгә, киресенчә, начар ис керә...

-Бу ис Җәлилдә генә түгел, Сарманда тагы да ныграк килә. Чаллы кошчылык фабрикасыннан килә.

-Бу ис һәркайда! Җәлилдә әле түзәрлек...

-Ә мин иртәдән бирле мәче тагын кая этлек эшләде микән дип эзлим – кебек комментарийлар бар.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе эшнең нидә булуын ачыкларга тырышты.

Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы бистәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Җиһангиров әйтүенчә, бу мәсьәлә буенча әлегә гражданнардан мөрәҗәгатьләр булмаган. Ул якында гына бернинди кошчылык фабрикасы да, терлекчелек комплексы да булмавын әйтте. Шулай да, кайвакыт иртән сирәк кенә андый ис чыгып алуын инкарь итмәде. “Андый ис булгалый, әмма гел түгел. Бәлки, кырларда ашлама сибеп, тирес кертәләрдер. Бу бик мөмкин. Ләкин бу вакытлы күренеш. Хәзер, мәсәлән, мин урамда торам, бернинди андый зыянлы ис сизмим. Бүген иртән чыгып алды ул бераз, аннан алда берәр ай элек тоелган иде. Былтыр берничә мәртәбә сизелде”, - дип сөйләде Эльвир Җиһангиров.

Ул эшнең нәрсәдә икәнен ачыклау юнәлешендә эш алып барылуын әйтте. “Авыл хуҗалыгы преприятиеләренә дә сорау юлладык – бәлки кырларын органик ашламалар белән тукландыралардыр. Хәзер җаваплар көтәбез. Әгәр ис чыгу дәвам итсә, хатлар әзерләячәкбез. Лабораторияләрне чакырып, анализлар алып, чик куячакбыз. Мәсьәләне контрольдә тотабыз. Һавадан пробалар алмыйча, тикшермичә, коры сүз белән генә кемнедер гаепли алмыйбыз”, - дип белдерде Эльвир Җиһангиров.

Сарман районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов бу иснең “Чаллы-бройлер”дан басуларга тавык тизәге керткәндә чыгып алганын хәбәр итте. Тукай районындагы кошчылык фабрикасыннан тавык тизәген Мөслим һәм Сарман районнары агрофермалары басуларына узган ел ташыганнар, быел кертеп бетергәннәр. “Җәлил ягындагы басуларга, ераграк булганлыктан, тизәк ташылмады, шуңа күрә тавык тизәге исе берничек тә анда бара алмый”, - диде Шәрипов.

“Тавык тизәген кертүдән бернинди артык зыянлы ис чыкмады. Өстәвенә, аны бит басуларга кертәләр дә, артыннан ук җирен дә эшкәртеп баралар. Чи тизәк түгел ул, фабрикада ничәдер еллар яткан тизәк. Безнең өчен ул органик ашлама, без аның бары тик файдасын гына күрәбез”, - дип белдерде Альберт Шәрипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100