news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманның "Җәлил" агрофирмасында шикәр чөгендерен алып бетерделәр

Һәр гектардан уртача 400 центнер уңыш алынган.

(Сарман, 17 октябрь, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова). Сарман районында соңгы гектарлардан шикәр чөгендерен алалар, дип яза җирле басма.

"Җәлил" агрофирмасында бу эшне төгәлләделәр инде. Район буенча бүген иртәнгә чөгендер 9093 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 98 процентыннан алынды. Һәр гектардан уртача 400 центнер уңыш чыгып, барлыгы 363,7 мең тонна татлы тамыр казылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot