news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманның Иске Кәшер урта мәктәбендә Халыкара Тынычлык көненә багышланган чаралар үтте

Тынычлык турындагы җыр астында, ак кәгазьдән ясалган, “Тынычлык күгәрченнәре” һавага күтәрелде.

(Сарман, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Иске Кәшер урта мәктәбендә Халыкара Тынычлык көненә багышланган чаралар үтте, дип яза җирле басма.

Һәр сыйныфта һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә “Тынычлык күгәрченнәре” дигән рухият сәгатьләре үтте. Аларда бөтен дөньядагы тынычлык, югалтуларсыз, хәрәбәләрсез яшәү, балаларның, әниләрнең шатлыклы елмаюлары турында сөйләнде.

Аннан соң изге ниятләр символы буларак ак күгәрченнәр очыртылды. Тынычлык турындагы җыр астында, ак кәгазьдән ясалган, “Тынычлык күгәрченнәре” һавага күтәрелде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot