news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманның ике мөгаллиме хаҗга юллама откан

Әлмәт авылы мәктәбе директоры Рамил Садыйков (Мәлик хәзрәт) һәм Ләшәү Тамак мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов бүген изге сәфәргә кузгалалар.

(Сарман, 11 август, "Татар-информ", "Сарман"). ТР Президенты Аппараты һәм Мөселманнар Диния нәзарәте мәгариф министрлыгы белән берлектә үткәргән “Минем халкым – минем динем” республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Сарман районыннан ике мөгаллим хаҗ сәфәренә юллама белән бүләкләнделәр, дип яза җирле басма.

Әлмәт авылы мәктәбе директоры Рамил Садыйков (Мәлик хәзрәт) һәм Ләшәү Тамак мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов бүген изге сәфәргә кузгалалар.

- Бу бәйгедә республикада татар телендә укыта торган укытучылар катнаша ала иде. Ислам дине буенча бик күп гыйлем таләп ителде. 160 сораудан торган тест эшләдек, имтихан тоттык, - ди Ринат Сирин улы.

news_right_1
news_right_2
news_bot