news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманның фонтанлы паркында 17 миллион сумлык эш башкарылачак

Парк зурайтып эшләнелә.

(Сарман, 25 июнь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы үзәгендәге фонтанлы парк төзелешенең икенче чираты дәвам итә, дип яза җирле басма.

Хәзер анда иске корылмалар сүтелә. Паркта 17 298 580 сумлык эшләр башкарылачак. Төзелеш "Җәмәгать киңлекләрен үстерү" республика программасы кысаларында алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot