news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманның алдынгы чөгендер алучылары бүләкләнде

Алдынгылар исемлеге һәр ун көн саен яңара.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, чөгендерчеләр янында булып, чираттагы ункөнлек алдынгыларын бүләкләделәр, дип яза район басмасы.

Бу юлы чөгендер алучылар арасында беренче урын ике экипажга бирелде – «Нөркәй» агрофирмасының «Амити» комбайнында эшләүче Тәлгать Ибраһимов белән Фәнил Гайнетдинов һәм Сарман» агрофирмасының «Ропа» Евро-Тигр» комбайны механизаторлары Заһир Шәйхеразиев белән Илдар Гыйләҗев экипажларына. «Ропа» Евро-Тигр»да эшләүчеләр арасында икенче урында да – сарманлылар – Альмир Сәрвәров, Рузил Сәетшин, Айрат Салихов экипажы. Өченче урынны «Җәлил» агрофирмасының Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов экипажы алды. Төяүчеләр арасында урыннар түбәндәгечә булды: беренчелек – «Нөркәй»дән Илфат Йосыпов белән Рамил Салиховта, икенче урында – «Җәлил»дән Дамир Моратов, өченче урында – «Сарман»нан Ринат Илдарханов.

Шунысын да әйтергә кирәк, "Сарман" агрофирмасы республикада беренчеләрдән булып чөгендер алуны тәмамлаган. Биредә татлы тамыр 3500 гектарда үстерелгән булган. Бу хакта да "Сарман" газетасы яза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100