news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманнан Фәнис Фәретдинов халыкара Себер марафонында чыгыш ясады

Ул 42 километр араны 2 сәгать 57 минутта үтте

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ). Күптән түгел Омск шәһәрендә XXV халыкара Себер марафоны үтте. Анда Россиядән генә түгел, башка чит илләрдән дә 1200гә якын кеше катнашты. Анда Сарман егете Фәнис Фәретдинов та үз көчен сынады. "Быелгы марафон трассасы җиңелләрдән булмады, марафончыларга Иртыш елгасы яр буйлары, сөзәк һәм текә юллар аша үтәргә туры килде. Көне дә салкын, яңгырлы иде”, – ди Фәнис.

Аның күрсәткечләре дә куанычлы. 42 километр 195 метр араны 2 сәгать 57 минут 53 секундта үтеп, ул үз яшь төркемендә бишенче урынны яулады һәм махсус призга лаек булды, дип белдерә “ Сарман” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot