Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарманда «Жәяүле кичүе» профилактик чарасы бара
Сарманда жәяүлеләр катнашында 4 һәлакәт булды.
(Сарман, 13 ноябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Татарстан Республикасы территориясендә жәяүлеләрнең куркынычсызлыгы торышы борчу тудыра. Шунлыктан бу категория юл хәрәкәтендә катнашучылар катнашында юл хәлакәте китереп чыгаручы шартларны булдырмау буенча актив эш таләп ителә.
Быел Татарстан Республикасы территориясендә 1215 жәяүлеләрне бәрдерү очрагы теркәлде, нәтижәдә 88 кеше үлде, 1151 төрле дәрәжәдәге тән жәрәхәтләре алдылар. Безнен Сарманда жәяүлеләр катнашында 4 һәлакәт булды, дип яза җирле басма.
Татарстанда юл кичүләрендэ 476 бәрдерү очрагы булды, аларда 13 кешенең гомере өзелде һәм 474 кеше зыян күрде. 13 ноябрьдән Татарстанда «Жәяүле кичүе» профилактик чарасы башлана. Ул 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Республика юл иминлеге идарәсе тарафыннан үткәрелә. Һәм аның максаты юл кичүләрендә булган кимчелекләрне ачыклау (юлда сызылган разметканың күренмәве), жәяүлеләр катнашында һәлакәтләрне кисәтү.
Ун көнлек кысаларында жәяүлеләргә жәяүле кичүләрендә юл бирмәү, юлны тиеш булмаган урыннан чыгу очраклары аерым игътибар астына алына. Жәяүле бәрдерү очракларының күбесе тәүлекнең карангы вакытына туры килгәнлектән жәяүлеләр тарафыннан махсус яктырткыч элементлар куллану да контрольдә тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз