news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда үз гаиләләренә өлкән кешене кабул иткән гражданнар өчен семинар үткәрелде

Анда 16 район вәкилләре катнашты.

(Сарман, 15 октябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы "Шәфкать" үзәгендә "Өлкән кеше өчен гаилә" пилот проекты кысаларында үз гаиләләренә өлкән кешене кабул иткән гражданнар өчен семинар үткәрелде. Анда 16 район вәкилләре катнашты, дип яза район газетасы.

Аларны иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде. Семинарда катнашучылар алдында белгечләр чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. Катнашучылар шулай ук "Шәфкать" үзегенең эшчәнлеге белән таныштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot