news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр

Бүләкләү һәр өч көн саен башкарыла. Нәтиҗәләр шушы аралыкта күпме смена нормасы башкарудан чыгып ясала.

Сарманда язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр
Энҗимә Габдрәхимова

(Сарман, 29 апрель, "Татар-информ", "Сарман" , Энҗимә Габдрәхимова). Сарман районының язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларын бүләкләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүләкләү дүрт номинациядә башкарылды. Басу-кырларда үзебезнең ил тракторларында эшләүчеләр арасында беренче өч урынны да нөркәйлеләр алдылар. Беренче урында – Флүр Гайфетдинов, икенчедә – Раиф Солтанов, өченчедә – Фәрит Гарипов.

Чит ил тракторларында эшләүчеләрдән иң күп смена нормасы башкарып, беренче урынны “Сарман” агрофирмасыннан Рафис Нөрмөхәммәтов, икенче урынны “Нөркәй”дән Илдар Хуҗин, өченче урынны “Сарман”нан Дамир Гайнуллин алдылар.

Язгы культуралар чәчүдә эшләүчеләр арасында беренче һәм икенче урыннар өчен “Сарман” агрофирмасыннан Илмир Хафизов белән Мансур Хафизов бүләкләнделәр.

Өченче урында – “Җәлил” агрофирмасыннан Илназ Кәлимуллин. “Җәлил” агрофирмасының шикәр чөгендере чәчүчеләре Сирень Байхуҗин һәм Зөфәр Гыймадиев беренче һәм өченче урын өчен премияләр алдылар. Икенче урында – “Сарман” агрофирмасыннан Рәмдүс Фәретдинов.

Бүләкләү һәр өч көн саен башкарыла. Нәтиҗәләр шушы аралыкта күпме смена нормасы башкарудан чыгып ясала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100