news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда Яшьләр көнен билгеләп үттеләр

Чара кысаларында буяу фестивале дә оештырылды.

(Сарман, 25 июнь, "Татар-информ", "Сарман"). Кичә Сарманда Яшьләр көнен билгеләп үттеләр, дип яза җирле басма.

Бәйрәм кысаларында концерт программалары күрсәтелде, спорт уеннары оештырылды, сәүдә нокталары эшләде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин район сәясәтендә активлык күрсәткән яшьләрне бүләкләп китте. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин спорт уеннарында җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырды. Яңгыр явып торуга карамастан, бәйрәм бик күңелле үтте.

Чара кысаларында буяу фестивале дә оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot