news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда яшь гаиләләргә ана капиталы сертификатын тапшырдылар

Тантанада “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешмасының Сарман бүлеге вәкиле Фәридә Шәйдуллина да катнашты һәм яшьләргә иң изге теләкләрен җиткерде.

(Сарман, 17 декабрь, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Сарман районы үзәгендә ике яшь гаиләгә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы үткәрелде. Гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар туу белән бәйле бу бәйрәм шулай ук илебез загс органнарының 100 еллыгына да багышланды, дип яза җирле басма.

Сарманда яшәүче һәм икенче балаларын алып кайтучы Альберт-Лилия Шәриповларны һәм Айрат-Лилия Миннәхмәтовларны иң элек район загс бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләде. “Ана” дигән бөек исемнең һәрвакыт югары йөртелүен, ананың гаиләдә генә түгел, җәмгыятебез язмышында да мөһим роль уйнавын дилгеләп үтте. Соңыннан сүз район Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Юлия Исмәгыйловага бирелде.

- Сезне гаиләгездәге шатлыклы вакыйга белән кайнар котлыйбыз. Бала туу – зур куаныч. Аны тагы да арттырып, хөкүмәтебез ана капиталы да бүләк итә. Балаларыгызны сау-сәламәт һәм илебезнең лаеклы гражданнары итеп үстерүегезне телибез, - диде ул.

Район Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Ләлә Баһманова әлеге гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырды. Быел ул - 114 әнигә, ә закон гамәлгә кергән 2007 елдан башлап, барлыгы 2025 гаиләгә бирелгән. Бүгенге көндә аның күләме – 453026 сум.

Тантанада “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешмасының Сарман бүлеге вәкиле Фәридә Шәйдуллина да катнашты һәм яшьләргә иң изге теләкләрен җиткерде, бүләк тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100