Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарманда яшәүче Вәсимә Хәйруллина "Болгар" радиосы премиясенә лаек булды
25 февраль көнне “Пирамида” күңел ачу комплексында премияне тапшыру тантанасы булды.
(Сарман, 27 февраль, "Татар-информ"). Илсөя Бәдретдинова башкаруында Вәсимә апа Хәйруллина сүзләренә иҗат ителгән “Дәшмәгез” җырына төшерелгән клип “Болгар” радиосының милли музыкаль премиясенә лаек булды – “Иң яхшы клип” номинациясендә җиңүче дип табылды. 25 февраль көнне “Пирамида” күңел ачу комплексында премияне тапшыру тантанасы булды. Анда Вәсимә апа да чакырулы иде, дип яза sarman-rt.ru сайты.
- Җырның сүзләре кулыма эләккәч, музыкасы үзеннән-үзе агылып китте, тирән мәгънәле, зур кичерешләр белән тулы сүзләр тезмәсе миңа матур көй язарга этәрде, - ди җырның авторы Ләйсән Мәхмүтова.
Без райондашыбызны дәрәҗәле танылуы белән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз