news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда яшәүче ир-ат янгында җитди тән җәрәхәтләре алган

Ирне куллары, аркасы һәм корсагы пешкән хәлдә Чаллы хастаханәсенә озаталар.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Сарманда яшәүче кеше мунчада янгында җитди тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кичен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Татарстан урамында шәхси мунча януы турында хәбәр килде. Урынга 131нче номерлы часть янгын сүндерүчеләре китте», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерүчеләрне уттан зыян күргән йорт хуҗасы каршы алган. Ул бинада беркем дә юк, дип сөйләгән. 15 квадрат метр мәйданда мунчаның түбәсе янган. Утның биш метр ераклыкта торган гаражга күчү куркынычы булган.

Утны җиде минут эчендә сүндерәләр. Башлангыч фаразлар буенча, мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылган.

54 яшьлек ирне кулы, аркасы һәм корсагы пешкән хәлдә Чаллы хастаханәсенә озаталар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot