Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарманда уракта өченче җидекөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
Беренче урынны алган комбайнчы бер атнада 5060 центнер ашлык суктырган.
(Сарман, 17 август, "Татар-информ", "Сарман" ). Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, комбайнчылар арасындагы ярышның өченче җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр, дип яза җирле басма.
Игеннәрне теземнәргә салуда эшләүчеләр арасында беренчелек бу юлы да – «Нөркәй» агрофирмасыннан Сәлмән Шакировта. Ул соңгы җиде көндә 294 гектарда эш башкарган. Агрофирманың тагын бер механизаторы бүләкләнде – Айдар Гайнетдинов беренче төркем комбайнчылар арасында өченче урынны алды. «Җәлил» агрофирмасының үзйөрешле «МакДон» чапкычы белән игенннәрне теземнәргә салуда эшләүче механизаторлары Наил Кыямов һәм Рафаэль Фәррахетдинов икенче, өченче урыннар өчен бүләкләнделәр. Алар 142-137 гектарда урганнар. Григорьев Максим, 4573 центнер күрсәткече белән, «Нью Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында – беренче, Рамил Степанов, 3768 центнер белән, икенче булдылар. «Класс» маркалы комбайннарда эшләүче икенче төркемдә өч бүләк тә – җәлиллеләрдә. Руслан Кәлимуллин инде икенче тапкыр беренче урын өчен бүләкләнде. Бу җидекөнлектә ул 5060 центнер ашлык суктырган. Икенче урын өчен бүләкләнгән Раил Фәретдиновның җидекөнлек күрсәткече – 4493 центнер, өченче урындагы Раушан Нуриевныкы – 4223 центнер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз