Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелә
Ул юллардагы хәлләрне яхшыртуны күздә тота
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Юллардагы хәлләрне яхшырту максатыннан, Сарман районы территориясендә даими рәвештә рейдлар үткәрелә. Аның барышында юллардагы барлык транспорт чаралары да туктатып тикшерелә. 30 сентябрьдә үткәрелгән чара барышында бер исерек, бер җәяүлегә юл бирмәүче, бер куркынычсызлык каешларын кулланмаучы һәм бер тонировкалы машинаның хуҗасы административ җаваплылыкка тартылдылар. "Тоннель" профилактик чарасы моннан соң да даими үткәреләчәк, дип белдерә Сарман районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов район җирле басмасына.