news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда терлекчелек буенча август ае алдынгыларын бүләкләделәр

Август ае нәтиҗәләре буенча алдынгыларга акчалата сертификатлар тапшырдылар.

(Сарман, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районында терлекчелек буенча август ае алдынгыларын бүләкләделәр, дип яза җирле басма.

Бу атнада терлекчеләрне бүләкләүнең чираттагысы узды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова катнашындагы комиссия терлекчелек комплексларында, фермаларда булдылар, август ае нәтиҗәләре буенча алдынгыларга акчалата сертификатлар тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot